We’ve updated our Terms of Use to reflect our new entity name and address. You can review the changes here.
We’ve updated our Terms of Use. You can review the changes here.

55 я​ш​ь​л​е​к ю​б​и​л​е​й​г​а с​ц​е​н​а​р​и​й т​а​т​а​р​ч​а б​е​с​п​л​а​т​н​о

by Main page

about

Сценарий_Татарча юбилей

※ Download: thorcalearsue.skyrimvr.ru?dl&keyword=55+%d1%8f%d1%88%d1%8c%d0%bb%d0%b5%d0%ba+%d1%8e%d0%b1%d0%b8%d0%bb%d0%b5%d0%b9%d0%b3%d0%b0+%d1%81%d1%86%d0%b5%d0%bd%d0%b0%d1%80%d0%b8%d0%b9+%d1%82%d0%b0%d1%82%d0%b0%d1%80%d1%87%d0%b0+%d0%b1%d0%b5%d1%81%d0%bf%d0%bb%d0%b0%d1%82%d0%bd%d0%be&source=bandcamp.com


Кирәк чакта ярдәм кулы суздың, Шәфкатьле син һәрбер балаңа. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Сиңа сәламәтлек, тыныч-тигез гомер телибез.

Син сөйлисең бөек халкыбызның Узган батыр юлы турында. Гөрләп үтсен синең гомерең, Юлларыңа гөлләр сибелсен.

Юбилей 55 яшь сценарий татарча

Сценарий 55 лет юбилея на татарском языке 55 яшьлек юбилей кичәсен үткәрү Күңелдә калсын көз чуагы Гомер үтә диеп сүрелмә… Гомерләрне айлар, еллар саный, Саный аны сәгать, минутлар. Гомердән дә озын нәрсәләр бар? Гомердән дә кыска ниләр бар? Шул гомернең кадерләрен белеп, Яшәргә дә иде яшәргә! Гомер бер ул, Икәү түгел гомер- Яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә. Тәгәрәпләр йөгереп үтә гомер, Җир шарыдай юл түгәрәк түгел, Димәк, аның чиге бер булыр… Тәгәрәпләр йөгереп үтә гомер. Үзеңнән соң калган чиксезлеккә Без үткәргән гомер ни бирер? Уйландыра, Шушы уй яндыра, Ми — йөрәгең эштә чагында, Хәрәкәтләнерлек хәл барында, Әрәм итмә көнең, Чикле гомерең! Яшәвеңнең юкка түгеллеген Раслап яшә вакыт алдында, Раслап калдыр Тарих алдында! Хәерле көн, укытучылар, укучылар! Без бүген менә бу якты залга олы хөрмәткә лаек Гарифуллина Әминә Сәит кызының юбилеен билгеләп үтәргә җыелдык. Сезнең белән бергәләшеп Әминә Сәит кызының бала чакларына, яшьлек елларына әйлә-неп кайтырбыз. Ә хәзер, әйдәгез, юбилярның үзен түргә чакырыйк. Әминә апа, рәхим ите- гез! Годам ушедшим не вернуться, И неспроста о них грустят. Вот не успели оглянуться А за плечами — 55! Ә хәзер юбилярны котлау өчен, сүз мәктәп директоры Заһидуллин Гөлүс Фәйруша улына бирелә. Сөйли Хөрмәтенә, данга лаек була Саф намуслы хезмәт кешесе. Җирдә үз урыныңны табып була Йөрәгеңне бирсәң эш өчен. Кайчагында әнә шулай эш өчен бөтен йөрәген, бөтен барлыгын биргән кешеләргә үз вакы-тында тиешле кадер-хөрмәтне күрсәтә, мактау сүзләрен әйтә алмыйча калабыз, бик-бик соңарабыз, аннан үкенәбез, ялгышлардан сабак ала белмибез. Әйдәгез, килгән хөрмәтле кунаклар, җитәкчеләр, туганнар, дуслар, укучылар, хезмәттәшләр, бүгенге кичәбезне әнә шул ялгышларны төзәтү, Әминә Сәит кызының 55 яшен генә бәйрәм итү түгел, ә 37 еллык педагогик хезмәтен зурлау кичәсе дип тә кабул итик. Вөҗданың пакь, намусың саф булып Хезмәтеңә башын исәләр. Котлау өчен сүзне район мәгариф идарәсеннән килгән кунакларга- ….. Гомер йомгаклары бер урала, Бер сүтелә җилләр иссә дә… Йөрәк кенә унсигездә кала Яшьләр 55 кә җитсә дә. Әйдәгез, 55 еллык гомер йомгагын кирегә тәгәрәтеп, сүтеп карыйк әле. Карыйм әле үткәнемә Талганчы ике күзем. Йөрәгем кала шул якта Калалмасам да үзем. Вакыт, вакыт, зинһар тыңла мине, Алып кайтчы сабый чакларга. Тик бер көнгә, бер сәгатькә генә Пар канатлы акбүз атларда. Сагындыра Азнакаем… Әткәм-әнкәм нигезе… Кайтса икән азга гына Шул балачак мизгеле. Моннан 55 ел элек, кыш белән язның бер-берсенә юл куярга теләмичә якаларыннан алып тартышкан чагында, Әлмәт районы Сөләй авылында гади генә тормыш алып баручы нефтьче Сәит абый һәм укытучы Нурдидә апалар гаиләсендә, икенче бала булып, тагын бер кызчык дөнья яңгыратып аваз сала. Нефтьче Сәит абыйга, нефть эзләү аркасында, бик еш кына тору урынын алыштырырга туры килгән. Бу юлы да, 15 көнлек нәни Әминәне кат-кат юрганга төреп, трактор чанасында Тымытыкка юл тоталар алар. Нурдидә апага үз профессиясе буенча эшен дәвам итү мөмкин булмый, ул бөтен педагоглык сәләтен кызларына багышлый. Тапкачтын да безне дөньяга Исем бирә әти-әниләр. Исем безгә ныклап берегә Ныгыганчы әле тәпиләр. Әни кеше, җырлап, бишек тирбәтә : Әлли-бәлли итәр бу Үсеп буйга җитәр бу. Үсеп буйга җиткәчтен Мәктәпкә дә китәр бу. Мәктәпләргә киткәчтен Бишкә генә укыр бу. Бишкә генә укыгач, Мөгаллим дә булыр бу. Әлли-бәлли бәү итә, Әлли-бәлли бәү итә. Әле һаман йокламыймы наян кыз? Йокларга ашыкмый шул әле. Нигә миңа исем кушмыйсыз инде диюеме? Әтисе, әтисе дим, нинди исем кушыйк икән кызыбызга? Кызын тапкач, исемен генә табарбыз, карчык. Менә Мөхәммәд пәйгамбәребезнең әнисе Әминә исемле булган. Бик матур исем шул. Исеме җисеменә туры килер, Аллаһы боерса. Исемле булгач та елавыннан туктамый әле кечкенә Әминә. Әгәр Әминә апаның күзләрендә яшь күрсәгез, аптырамагыз, бәләкәйдән үк әнә шундый елак булган ул кара кошкай. Ләкин Нурдидә апаның юравы юш килә: исемен җисеменә туры китереп, тормыш авырлыкларына бирешмичә яши, эшли Әминә апа. Үскәчтен дә, кеше булгачтын да Шул ук исем белән калабыз. Тик тормышта аны кабаттан Без үзебез яулап алабыз. Гаиләләре белән Азнакай эшчеләр поселогына күчеп кайткач, 1958 елда Әминә 3 нче но-мерлы урта мәктәпнең 1 нче сыйныфына укырга керә. Ул елларның шаукымы буенча күрәсең, татар кызы булганы өчен аны рус классына кабул итмиләр. Бөтен тырышлыгын куеп, сәләтен җигеп укый кыз. Аннан соң кичке мәктәп. Балачакка кире кайтыйм әле, Кире кайтыйм әле тагын бер. Туфлиләрне салып, тыкрыклардан Яланаяк чабып карыйм бер… Балачагыгызның якты истәлеге хөрмәтенә Сезгә җыр бүләк итәбез, Әминә апа. Кайларда йөртми кешене- Язмыш дигәнең кызык. Чыкмас идең авыр юлга, Тарта җыясы ризык. Ашкындыра, кызыктыра, Гүя тылсымлы чәчәк- Алдап-йолдап, ымсындырып, Йөртә безне күрәчәк. Әминә апа Азнакайда урта мәктәпне тәмамлагач та, талымлап, профессия сайлап тормый. Әнисе Нурдидә апаның педагогик эшчәнлеге юнәлеш биргәндерме, 1969 елның сентябрь аенда япь -яшь кыз бала Вахитов совхозы урта мәктәбенә пионервожатый булып эшкә килә. Хәзер сүзне Әминә апаның адашына-дустына- Әминә апага бирәбез. Дөнья буйлап, гомер буйлап Сәфәр чыгып китәбез. Олы бәхет таптым мин эшемнән Зур булмаган авыл җирендә. Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә Үкенмимен әле бүген дә. Тере яшендәй син, Син — яшькелтем болын гомере… Ниләр генә бирмәс идем хәзер Яшьлегемнең кайтса бер көне!.. Ул бүген үз укучыларында үзенең яшьлеген күрә. Шундый ук кара чәч, түгәрәк алсу йөз, кара күзләр… Яшьлегем кайтып керә Сагынганымны белеп: Яшьлегем —укучым Ильмира- Каршымда тора көлеп. Әминә апаның яшь вакытындагыча киенеп Ильмира чыга, шигырь сөйли. Син-тау гөлләренең Таҗларына кунган таң чыгы. Бик кадерләп саклыйм йөрәгемдә Ләйсән булып сеңгән тамчыңны. Безнең дә бит яшьлек бар иде: Дүрт фасылы елның яз иде… Үчәлле урамнары саз иде, Төзекләре әле аз иде; Асфальт юллар ул чак юк иде, Яшьлек дәрте әмма нык иде. Зур сарайлар әле хыялда- Без соңыннан салдык аларны. Үчәллегә килгән елларыма Хәтер бүген никтер йөгерде… Юлларыма көзләр гөлләр сипкән, Тулар-тулмас яшем егерме. Бу чынлап та шулай иде микән, Мин чынлап та шундый идемме? Бәлки, шигырьдәгечә, сихри табигатедер? Тәүге мәхәббәт хисенең шушында бөреләнүе микән әллә? Шул чорларда рус шагыйрьләреннән күчереп язылган мәхәббәт шигырьләре тулы дәфтәрен ул бүген укучыларына укыта. Бу хиснең олылыгын, мәңгелек икәнен төшенергә ярдәм итә. Авылымның гүзәл табигате Әсир итте мине үзенә. Сүнмәс сөю дәрте уятамын Укучыларымда рус телендә,- ди кайчандыр татар кызы булганы өчен рус классына кабул ителмәгән, ә хәзер, язмышына каршы барып, инде 36 нчы елын рус теле һәм әдәбиятын укытучы Гарифуллина Әминә Сәит кызы. Хәзер сүзне юбилярның үзенә бирәбез. Тәбриклибез сине чын күңелдән Аккошлардай йөзеп бер биеп. Матур август ае ике гашыйкны кавыштыра. Нәсыйхен армиягә алгач, солдатка да булырга туры килә Әминә апага. Көтеп алынган беренче мәхәббәт җимешләре- Айдар гаиләне тагын да түгәрәкли. Аннан Айрат, Айнур… Ләкин каты авыру Әминә апаның пар канатын бик иртә сындыра. Өч ир бала белән ялгызын калдырып, Нәсыйх абый бакый дөньяга күчә. Парлап гомер итә алмадык Язмышыма шулай язгандыр. Язмышларым шундый булганга Балдагым да ялгыз калгандыр. Ташлап киттең бу дөньядан Ялгызлыкта мине калдырып. Сагынганда миңа карар өчен Өч улыңны гына калдырып. Тез астына китереп суккан язмышына буйсынмый. Ләкин хәсрәтнең иң ачысы алда көткән. Төпчеген- Айнурын да югалта ана. Кайгы кинәт килә диләр, Кайгы кисәтеп килде. Кара, сары кием киеп, Шөбһәле төшкә керде. Бар да сыйган ана җанына- Бәгыре ничәгә бүленгән? Бер ана да чәчмәс кайгысын- Үзе генә белер -ачы ла! Малайлары өчен Әминә апа хәсрәтен эченә йота белгән сабыр, йомшак сүзле кайгыртучан әни дә, каты куллы, таләпчән әти дә була. Дилбегәне ныграк кысмаса, хәзерге болганчык заманда ир балалар нишләп бетмәс иде? Ә бүген Әминә апа уллары турында бары яхшы сүзләр, мактау сүзләре генә ишетеп куанып бетә алмый. Улларым бар, киленнәрем- Нинди шатлык яшәве! Гомеремнең көзендә Өстәлде тормыш яме. Синең изге теләкләрең Шатландыра тагын да. Ярдәм итәргә әзер мин Басып торам алдыңда. Акыллы киңәшләреңне Миңа һаман бирәсең. Хәзер сүзне Әминә апаның уллары-киленнәренә бирәбез. Күршем миңа, мин күршемә Гомер буе кирәк бит. Җилләр иссә, давыл килсә, Күршемә ышыкланам. Арадагы җылылыкны Мәңге саклап яшикче,- ди Әминә апаның терәлеп торган күршесе, кайгы-шатлыкларын бергә уртаклашучы Наилә апа. Эшсезлекне җаның яратмый Балалыктан чыгып өлгергәнче Балаларга булдың вожатый. Эшләдең дә, кызый, укыдың да, Тарттың йөкне төпкә җигелеп. Хыялдагы бәхет йолдызлары Алларыңа төште сибелеп. Ихтыяҗың, рухи таҗың иттең Әткәң белән әнкәң сүзләрен. Яшь аңнарга җылы яз иңдереп Мәктәпләрдә уза көннәрең. Яшь кыз түгел, син дәү апа инде, Үзең дә балалар анасы. Төбәлә көн саен күзләреңә Үсмерләрнең якты карашы. Ел артыннан еллар сиздермичә үтә бардылар. Югары белемле укытучы буларак, Әминә Сәитовна инде 36 нчы елын рус теле һәм әдәбиятын укыта. Аның төп максаты: рус теле фәне аша кешеләрне яратырга өйрәтү, укучыларында намуслылык, киң күңеллелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү; грамоталы, белемле шәхесләр чыгару. Ул белем биргән, тәрбияләп чыгарган укучылары-күпләгән профессия кешеләре бүген дә аны үзләренең якын дуслары, киңәшчеләре дип саныйлар, ел саен, яратып, очрашуларга чакыралар. Әминә өчен һаман сез — сабыйлар Булсагыз да инде бөркетләр. Җиз кыңгырау кебек тавышыгыз Сөйләшсәгез, уйнап-көлсәгез, Болындагы чәчәкләрдәй булып, Төшләренә аның керәсез. Сүзне Әминә Сәитовнаның элекке шәкертләренә бирәбез. Син сөйлисең бөек халкыбызның Узган батыр юлы турында. Остазларча оста өйрәтәсең Рус телен алмаш буынга. Син-эшеңнең остасы, Әминә апа, Җисемеңә күрә- исемең. Тормышыңда үз юлыңны табу, Һәм шул юлда бала өчен яну- Иң зур бәхете ул кешенең! Укытучы булды үз һөнәрең Аннан изгерәген тапмадың. Шушы юлда инде гомереңнең Кырыгынчы елын вакладың. Син офтанма, дустым укытучы, Ел артыннан еллар узганга. Картаймыйсың , һәрчак яшь каласың Яшь дусларың янда булганда. Сүзне Әминә апаның хәзерге укучыларына бирәбез. Захотелось Мишке Получить пятерку. Прочитал он в книжке так скороговорку: На пору стояра прошка Мороко ракала кошка. Кошка фыркнула, сказала: Мороко я не ракара. Я лакала молоко, Это просто и легко. Я люблю уроки русского языка и литературы. На этих уроках мы учимся понимать красоту и силу русского слова. Русский язык очень красив и мелодичен. Понимать значение многих слов русского языка нас учит учительница русского языка и литературы Амина Саитовна. Как родной люблю я русский, Он мне нужен, как воздух, каждый миг. На нем живые, трепетные чувства Открылись мне. И мир открылся в них. Я поняла на русском слово «счастье» Большое счастье жить в родной стране. С ним не боюсь я горя и ненастья, С ним не сгорю я ни в каком огне. Текут две речки в сердце, не мелея Становятся единою рекой… Забыв родной язык — я онемею, Утратив русский- стану я глухой. Если ты хочешь судьбу переспорить, Если ты ищешь отрады цветник, Если нуждаешься в твердой опоре- Выучи русский язык… «Учат в школе» җыры. Һәр иртә саен мәктәптә Елмаеп каршы ала. Яхшы теләкләрен әйтеп, Өйгә озатып кала. Ул безгә белемнәр бирә, Ә белем —бәхет юлы. Әни дә ул, киңәшче дә, Шуңа сөябез аны. Рухландыра зур җиңүгә, Изге һәрчак теләге. Гүя безнең өчен генә Тибә аның йөрәге… Эшкә диеп һәр көн иртән Безнең янга киләсез. Күңелегездәге нурларны Безгә бүлеп бирәсез. Тын гына басып үтәсең Парталар арасыннан. Һәрбер баланың язмышын Юрыйсың карашыннан. Дәрескә әзерләнми килгән чаклар булгандыр, Күзегезгә чыкмаса да, күңелегез тулгандыр. Рәнҗеткән чаклар булгандыр, үпкәләткән минутлар, Бер дә юкка, уйламыйча, хәтер калдырган чаклар. Онытылыр әле, бар да онытылыр дибез, Чөнки сезне чын күңелдән яратабыз без. Дөньяда тик ике кеше-укытучы, ана Ялгышларны оныта һәм кичерә ала. Укытучым, өйрәтәсең безне Һәр нәрсәне танып белергә. Бер дә сиңа туры килмәсен Хәсрәт-кайгыларны күрергә. Сезнең сүзләр, игътибарлы күзләр Мәктәбемә мине чакыра. Иңнәремдә очар канат бүген Мең-мең рәхмәт укытучыма! Әйе,барлык тормыш борчуларын оныттырып торырга аның мәктәбе, яраткан фәне, уку-чылары бар. Баштагы елларда фермадан кырга, гаражга, клубка агитатор булып йөгерүләр дә үт-кән. Профсоюз комитетын җитәкләү, хатын-кызлар советы әгъзасы булу һ. Хезмәтенең гүзәл нәтиҗәсе- укучыларының район күләмендә олимпиадаларда җиңүе, алай гына да түгел, республика олимпиадаларында көч сынашулары. Бүген дә ул дәреслә-рендә алдынгы технология элементларын кулланып эшли, укучыларны иҗади яктан үсте-рү юлларын эзли. Класс җитәкчесе буларак, Әминә апа үзенең зур тормышка аяк басу алдында торган унбе-ренчеләрендә культуралылык, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияли, сынаулар алдында югалып калмаска, гадел булырга өйрәтә. Килеп чыккан борчуларны ата-аналар белән бер-гәләп хәл итәргә тырыша. Әминә апа һәркөн иртән, дәфтәр тулы авыр сумкасын күтәреп,мәктәпкә ашыга. Укучыла-рының язмыш дәфтәрендә авыр сәхифәләр булмасын өчен үз өлешен кертә. Һәр җәйдә, традицион рәвештә, үзе чыгарган ничә буын укучылары аны, олылап, очрашуга дәшәләр; шатлыклары-борчулары белән уртаклашалар. Аның өчен моннан да зуррак бүләк, моннан да зур сөенеч юк. Ләкин укытучы үзе турында уйлый алмый. Ул кесә-сенә бер уч даруын салып, авырткан йөрәген учына кысып мәктәбенә ашыга. Гарифуллина Әминә Сәит кызының тырыш хезмәте мәктәп администрациясе, район мәга-риф идарәсе профсоюз комитетының, Азнакай шәһәре һәм районы администрациясенең Почет грамоталары һәм иң сөенечлесе-Россия Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазе белән бәяләнде. Мәктәбемдә күкрәп, яшьнәп үткән Алтын гомеремне кызганмыйм. Бәхет орлыклары чәчә-чәчә, Сизмәдем дә еллар узганын. Понимаешь, мама, я-учитель, Видишь, я, робея, вхожу в класс. Это мне решили поручить их- Сорок душ и восемьдесят глаз. Учитель, сколько надо любви и огня, Чтобы слушали, чтобы верили, Чтобы помнили люди тебя. Әминә апа, Туган көнең белән Хезмәттәшләрең бүген котлыйлар. Гел шат яшә җирдә, сәламәт бул, Читләп үтсен сине кайгылар. Коллектив чыгышы : Айдан якты безнең уй, Балдан татлы безнең уй. Ай көттерде, ел көттерде Һай көттерде юбилей! Илле бишем тулды инде дисең, Илле биш ул күп ич, ходаем!!! Алдыйсың, Әминә апа, алдыйсың күк! Япь —яшь әле йөзең-чыраең. Юри генә, кунак итәр өчен Җыйгансың син безне, мөгаен. Кочак тулы кайнар теләкләр! Үткәр,Әминә апа, калган гомереңне Бәхет нурларына уралып. Күңелең бүген, сизәм, дулкынлана, Үзалдына никтер сөенә. Ул да түгел, моңсуланып китә, Гомер узгангамы көенә? Күпләргә әле 55 яшьлек гомер- Буй җитмәслек биек үр генә. Сынауларны тормыш өеп бирде, Кайгыларга башың имәдең. Үзең генә белгәнсеңдер инде Таңнарыңның ничек атканын. Сизәсеңме, Әминә апа, бәйрәм булып, Бәхетеңнең бүген кайтканын? Яшьлек матурлыгы берни түгел, Акыл матурлыгы йөзеңдә. Бүгенгедәй бәхет көтсен сине, Гомереңнең алтын көзендә. Юлларыңда киртә очраса да, Тирән упкыннарга юлыкма. Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек Хезмәттәшләрең барын онытма! Пусть седина искрится Сегодня на висках, И пусть видны морщинки На шее и руках. Зато лучатся счастьем Родимые глаза, Ты не грусти сегодня, Что в них блестит слеза. Ведь это счастья слезы И ими ты гордись. Ты прожила по праву Отличнейшую жизнь! Юллар кебек озын гомер сиңа, Кайгы җиле башка тимәсен! Заман кыраулары читләп үтсен, Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен! Заман авыр дибез, ә шулай да, Табыныгыз булсын түгәрәк, Онытып торыйк дөнья мәшәкатен ХОР белән : Бәйрәмег ез булсын мөбарәк! Җыр тексты: Бүген бездә зур бәйрәм 55 тулган көнең. Якты нур сибә җиһанга Кояштай көләч йөзең. Кушымта: Котлыйбыз, котлыйбыз Сине юбилей белән. Кайгыларга бирешмичә Яшә син шатлык белән. Юлларыңа синең бары Алсу нурлар сибелсен. Һәр яңа таң сиңа бары Шатлык-бәхет китерсен. Кушымта 1 тапкыр гына кабатлана. Озак еллар шатлык белән Каршы алыйк март аен. Туган көнеңне котларга Насыйп булсын яз саен. Кушымта: Котлыйбыз, котлыйбыз Сине юбилей белән. Кайгыларга бирешмичә Яшә син шатлык белән. Кайгыларга бирешмичә Яшә син шатлык белән. Яшә син бәхет белән. Шуның белән бәйрәм кичәсе тәмам. Барыгыз да табынга рәхим итегез!

В каком платье супруга была на выпускном балу. Помогите Установочная программа для ивэ-50. Победителем конкурса станет тот, кто сможет станцевать на самом маленьком куске бумаги. Будем дружненько махать Раз два три четыре пять Гости машут руками по сторонам. Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек Хезмәттәшләрең барын онытма. Для воодушевления поэтов ведущий демонстрирует главный приз конкурса — бутылку шампанского. Акыллы киңәшләреңне Миңа һаман бирәсең.

credits

released November 19, 2018

tags

If you like 55 яшьлек юбилейга сценарий татарча бесплатно, you may also like: